ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин "Кызыл таң" газетасын югары бәяләгән

9 октябрь 2019, 04:15 , Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Владимир Путин Россия Президентының бүләген республика матбугатының, милли матбугатның ил күләмендәге абруе югары булу белән бәйлибез", диде Фаил Фәтхетдинов.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ").  Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Кызыл таң" нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка Россия Президенты Владимир Путинның Мактау грамотасын тапшырды. Бу турыда "Кыз таң" газетасы хәбәр итә.

"Республика көне алдыннан без бу залга үз һөнәрләренең иң оста вәкилләрен чакырдык. Монда утыручы һәркем - республика горурлыгы. Сез бүген республиканың данлы тарихын язучылар. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!" - диде Радий Хәбиров.

"Без - журналистлар күпмилләтле республикада төрле телләрдә язабыз, сөйлибез, күрсәтәбез. Әмма без - бер команда. Без барыбыз да бер булып туган Башкортстан өчен эшлибез", - дип сөйләгән ул.

"Ә Россия Президентының бүгенге бүләген без республика матбугатының, милли матбугатның ил күләмендәге абруе югары булу белән бәйлибез. Аның Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгән вакытта, Республика көне алдыннан тапшырылуында олы мәгънә бар дип исәплибез", - диде Фаил Фәтхетдинов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10