ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе елда Татарстанда лагерьга юллама онлайн сатыла башларга мөмкин

8 октябрь 2019, 20:38

Бу юнәлештә Яшьләр эшләре һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыклары бергә эшләячәк.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Татарстанда юлламалар сату буенча онлайн сервиска барлык лагерьлар кушылыр дип ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

Ул бу сезонда юлламаны онлайн-сервис аша сатып алу буенча сынау рәвешендә “Пламя”, “Пионер”, “Мечта”, “Чайка” лагерьлары эшләгәнен искәртте.

“Кирәкле финанс ресурслары булса, 2020 елда проектка барлык ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары кушылачак. Акрынлап гариза бирү һәм юллама алу, ата-аналар лагерьны өйрәнүгә онлайн режимда күчәргә тиешбез”, - диде Дамир Фәттахов.

Аның сүзләренчә, бу юнәлештә министрлык Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән эшләячәк. Ул бу мәсьәләдә Татарстанның Ямал һәм Дагыстан тәҗрибәләрен дә өйрәнүен билгеләп узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10