ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров түрәләр туризмына нокта куярга кушты

8 октябрь 2019, 21:12 , Фото: архив/Владимир Васильев

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров түрәләр туризмына нокта куярга кушты "Түрә каядыр барып, бернәрсәсез әйләнеп кайтса, димәк, ул турист", - ди Радий Хәбиров.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров түрәләр туризмына ай дәвамында нокта куярга кушты. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәтендә Инвестицион совет утырышында төбәкнең Россиядә һәм чит илләрдә төрле эшлекле чараларда катнашуына кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында белдерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Республика өчен елына 300 вакыйга — бу яхшы, әйдәгез, моның белән шөгыльләник. Берничә елда Башкортстанны эчке чараларда да, узебездә, чит илләрдә дә шактый агрессив рәвештә танытачакбыз дип килештек», — диде ул.

«Тик без эшлекле сәфәрне вакыйга туризмына әйләндерергә кирәкми. Миңа ул бөтенләй кирәк түгел, миңа эш кирәк. Мин ялгыша алам, тик мин бер ноктаны алу һәм аңа бәрү яклы. Мәсәлән, без, шартлы рәвештә әйткәндә, Австрияне генә алдык, шулай булгач Австриягә генә бәрегез. Ни өчен безнең ниндидер эшлеклеләр Каһирәгә, Дохага, Кытайга бара — мин аңламыйм», - ди Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, түрә каядыр барып, бернәрсәсез әйләнеп кайтса, димәк, ул турист.

«Миңа монда туристлар кирәк түгел. Шуңа күрә Эксперт идарәсе эшкә кушылсын һәм анда баруыбыз һәм нәрсә алып кайтуыбыз турында нәтиҗә бирсен», — дип йөкләмә бирде Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга.

Моннан тыш, түрәләрнең сәфәрләренә регламент кертелә. Бу регламент командировка нәтиҗәләре турында шәхси хисап бирүне күздә тота. Теләсә кайсы вакытта алып карарга мөмкинлек булсын өчен, ул махсус программага кертеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10