ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Җәббаров: ТАССР 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанам

8 октябрь 2019, 20:10 , Фото: tatarstan.ru

Марат Җәббаров: ТАССР 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанам “Соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә ирешелде”, - диде министр.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмендә беренче тапкыр министр вазифасында чыгыш ясады. “ТАССРның 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанабыз”, - диде ул “Корстон” да Уңыш бәйрәмендә.

“Бүген Татарстан кырларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермаларында армый эшләүчеләрне хөрмәтлибез. Катлаулы, ләкин мөһим хезмәтегез ярдәмендә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлектә тотрыклы үсеш саклый һәм республика иминлеге өчен хезмәт итә, - диде.

Ул соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә, җитәкчелекнең тармакка күрсәтелгән ярдәме хисабына ирешелгәнен билгеләп узды. “Шушы елларда руль артында Марат Готыф улы (Әхмәтов – экс-министр – Т.И. искәрмәсе) торды. Идарә итү таланты, бай интеллект, перспективаны күрә белүчәнлек шушы нәтиҗәләргә китерде”, - диде.

“Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча производстволарның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, җитештерелгән продукция сату мөмкинлекләрен киңәйтү, хезмәт кешесе өчен шартларны яхшырту бурычларын куябыз. ТАССР ның 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанабыз”, - диде Марат Җәббаров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10