ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында пошига бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе үлгән

8 октябрь 2019, 22:16 , Фото: pixabay.com

Чирмешән районында пошига бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе үлгән Юл һәлаәктендә поәи да үлгән.

(Чирмешән, 8 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). 6 октябрь кичендә Чирмешән – Яңа Элмәле арасындагы “иске юлда” “Шкода Октавиа” машинасы, алдан баручы автомобильне узып китмәкче булып, каршы як юлга чыга һәм пошига килеп бәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Лениногорскида яшәүче 1959 нчы елгы машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Аның пассажир урынында утырган тормыш иптәше җиңелчә генә яраланган.

 

Юл һәлакәте аркасында поши да үлгән, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10