ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Россиянең мәдәни шәһәрләре исемлегендә Казан икенче урын алды

8 октябрь 2019, 20:22 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Россиянең мәдәни шәһәрләре исемлегендә Казан икенче урын алды Санкт-Петербург шәһәрендә халыкның 94 проценты мәдәният объектларының торышыннан канәгать булуын әйткән.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң мәдәни шәһәрләре рейтингында «көмеш» медальгә лаек булды. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге тикшеренүләрне Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән. Экспертлар урыннарда яшәүче кешеләр арасында сораштыру уздырган, аларның театрлар, кинотеатрлар, галереяләр, китапханәләр саны, шулай ук тулаем мәдәни мохит дәрәҗәсе белән ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклаган. Бу турыда «Культурология» хәбәр иткән.

Рейтингның лидеры - Санкт-Петербург. Бу шәһәрдә сораштыру катнашучыларның 94 проценты мәдәният объектларының торышыннан канәгать булуын күрсәткән.

Казан мактаулы исемлектә икенче урында, бездә бу күрсәткеч 93 процент тәшкил иткән. Илнең иң мәдәни шәһәрләре бишлегенә шулай ук Грозный (3 урын), Новосибирск (4 урын) һәм Мәскәү (5 урын) кергән, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10