ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда ике фермер хуҗалыгы «хәләл» сертификаты алды

8 октябрь 2019, 20:46 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда ике фермер хуҗалыгы «хәләл» сертификаты алды
 Сертификатлар алуны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслаган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике фермер хуҗалыгы үз продукциясенә бушлай «хәләл» сертификатлары алды. Сертификатлар алуны Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслады. Бу хакта республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Йолдыз» авыл хуҗалыгы кооперативына һәм Рамилә Щукина крестьян-фермер хуҗалыгына «хәләл» сертификатларын алуны финанслады. Сентябрь аеннан башлап Татарстан Республикасы Кайбыч районының бу предприятиеләре җитештерелә торган продукциягә өстәмә маркировка куярга хокуклы», – диелде хәбәрдә.

Шул ук вакытта ведомствода: «Ике сертификат өчен финанс ярдәме күләме 180 мең сум тәшкил итте, шуның белән аларның тулы бәясе ябылды», - диделәр. 

Рамилә Щукина крестьян-фермер хуҗалыгы сөт, шулай ук сыер, ат һәм сарык ите җитештерү буенча махсуслашкан. Предприятие ит әзерләү цехына сертификат алды. «Йолдыз» авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативы ат, сарык һәм кош-корт продукциясе җитештерүгә сертификат алды.

Сертификат «Хәләл» маркировкасы белән продукция җитештерү һәм сату хокукын бирә. Шул ук вакытта хәләл стандартлар эшмәкәрдән продукцияне җитештерү, саклау, ташу һәм сату процессының куркынычсызлык һәм экологик нәтиҗәлелеген өстәмә чаралар белән тәэмин итүне таләп итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10