ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада «Миләүшә» студиясе укучысы Маргарита Ризаеваның шәхси күргәзмәсе булды

8 октябрь 2019, 19:46

Яшь булуына һәм инвалид коляскасында утыруына карамастан, Маргарита Самараның мәдәни тормышында актив катнаша.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, «Самара җәмәгать китапханәсе» мәйданчыгында «Миләүшә» студиясе укучысы Маргарита Ризаеваның беренче шәхси күргәзмәсе узды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Проект ярты ел дәвамында барган. Самараның «Ак калфак» студиясе осталары һәм активистлары Миләүшә һәм Екатерина Завьялова түләүсез нигездә яшь укучыларын кул эшенә өйрәткән. Укытучылар көнендә Маргарита үзенең иҗади эшләрен күрсәтергә булган.

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле техникаларында башкарылган эшләр тәкъдим ителгән. Яшь булуына һәм инвалид коляскасында утыруына карамастан, Маргарита Самараның мәдәни тормышында актив катнаша.

Күргәзмәд аның эшләрен сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Җыелган акча тулысынча йортсыз хайваннар приюты исәп-хисап счетына күчерелгән.

Маргарита Ризаева үзенең сәнгать кәсепләрен белүе белән генә чикләнергә уйламый. Тирә-юньдәгеләрнең сөенечләренә, ул татар баш киеме булган «калфак»ны киеп караган һәм аны тегү серләренә төшенергә теләк белдергән, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10