ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Бәхетле» челтәре ашамлыклар җитештерүне туктата дигән хәбәрне кире какты

8 октябрь 2019, 19:59 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

«Бәхетле» челтәре ашамлыклар җитештерүне туктата дигән хәбәрне кире какты
  Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында сәүдә челтәренең үз супермаркетларында ризык әзерләүдән баш тарту планнары турында мәгълүмат чыккан иде.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). «Бәхетле» супермаркетлар челтәре, кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында үз кибетләрендәге киштәләргә үзләре җитештергән продукцияне урнаштырудан туктаячак дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сәүдә челтәренең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Без супермаркетларда урнашкан цехларда, урында ашамлыклар әзерлибез. Кайбер әзерләүләрне без үзәкләштереп ясыйбыз – яшелчәләрне чистартабыз, фарш ясыйбыз, әмма ризыкны супермаркетларда ук әзерлибез. Без мондый эш ысулын яңадан карарга уйламыйбыз һәм бу җәһәттән башка челтәрләр алдында өстенлегебезне күрәбез», – диделәр «Бәхетле»дә.

 «Салатлар, камыр ризыклары, кайнар ашлар һәм киштәләргә яңа әзерләнгән килеш эләгергә тиешле башка продуктлар киләчәктә дә супермаркетларның үзләрендә әзерләнәчәк», - дип ышандырдылар супермаркетлар челтәрендә.

Компаниядә бердәм технология нигезендә чәкчәк, пилмән, печенье, квас, сырлар, балык һәм ит деликатеслары, токмач, майонез һәм соуслар әзерли торган үзәкләштерелгән производстволары барлыгын искә төшерделәр. «Бәхетле»дә сыйфатына йогынты ясамаган продуктлар гына үзәкләштерелгән производствога күчереләчәк, диделәр.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары элек «Бәхетле» супермаркетлар челтәре үз кибетләрендә ризык әзерләүдән баш тартырга ниятләвен хәбәр иткән иде. Янәсе, ашлар алдан әзерләнеп, үзәкләштерелеп куелачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10