ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Новгород татарлары I яшьләр форумына әзерләнә

8 октябрь 2019, 16:43

19-20 октябрь көннәрендә шәһәрдә Түбән Новгород татарларының яшьләр форумын үткәрү ниятләнә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»).Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли мәдәни автономиясе һәм татарлар якташлыгы быел 19-20 октябрь көннәрендә шәһәрдә Түбән Новгород татарларының яшьләр форумын үткәрергә ниятли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда шулай ук Түбән Новгород, Дзержинск, Бора, татарлар күпләп яшәгән районнардан татар оешмалары яшь активистлары, шулай ук мөселман оешмалары яшь активистлары һәм теләге булып гариза тутыручылар катнашачак.

Форумның максаты - бер-берләре белән танышу, уртак проектларны тормышка ашыру өчен оешмалар арасында ныклы элемтәләр булдыру.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10