ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләтнеке булмаган пенсия яшен киметү турындагы закон проекты кабул ителде

8 октябрь 2019, 16:04

Дәүләт Думасы дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы өчен ир-атларның яше 60 һәм хатын-кызларның яшен 55 яшькә кадәр киметү закон проектын кабул итте.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгуда яшьне киметү турында закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы беренче укылышта эшләүче гражданнарның дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы өчен ир-атларның яшен 60 яшькә кадәр һәм хатын-кызларның яшен 55 яшькә кадәр киметү турында закон проектын кабул итте.

Гамәлдәге законнар ир-атлар өчен - 65, хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыруны күздә тота. Өстәвенә, бу үзгәрешләр шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгу яшен арттыруга китерә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына кертемнәрнең күләме кими, дип саный проектны эшләүчеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10