ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин һәм Гоцанюк Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлеге турында фикер алышты

8 октябрь 2019, 15:25 , Фото: tatarstan.ru

Песошин һәм Гоцанюк Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлеге турында фикер алышты Кырым делегациясе Татарстанның Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру, медицина кадрларын әзерләү һәм башка өлкәләрдәге тәҗрибәсе белән кызыксынды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кырым Министрлар Советы Рәисе Юрий Гоцанюк Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Песошин һәм Гоцанюк төбәкләр хезмәттәшлегенең берничә перспектив юнәлешен карады. Алар арасында төзелеш, юл хуҗалыгы, торак-коммуналь комплекс, сәламәтлек саклау, санатор-курорт ялы, агросәнәгать комплексы һәм башкалар бар.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с делегацией Республики Крым во главе с Председателем Совета министров Республики Крым Юрием Михайловичем Гоцанюком

Кырымлылар Татарстанның Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру, медицина кадрларын әзерләү һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасын камилләштерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксындылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10