ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Мәктәптә ничә сумга кадәр акча җыярга ярый? - "Ватаным Татарстан" газетасы

8 октябрь 2019, 14:53

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларында акча җыярга ярамаганлыгы турында янә кисәтә.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Мәктәп ул – белем бирү генә түгел, теге як бу хаҗәтләр өчен акча җыю урыны да. Чүпрәк, каләм, су, каравыл хезмәте… барысына да түләргә кирәк. Тик акча мәсьәләсендә әти-әниләр белән шаярырга ярамый. Казанда бер ана бакчада 250 сум акча сораган өчен прокуратурага хәбәр иткән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларында акча җыярга ярамаганлыгы турында янә кисәтә. Әмма кем әйтмешли, эт өрә, бүри йөри тора. Бу көннәрдә әти-әниләргә сак өчен акча күчерүне сорап хатлар килә.

Министрлыкка бакчалар һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны арткан. Моны уку елы башлануга бәйләп аңлаталар.

– Исегезгә төшерәбез: ата-аналардан акча җыярга ярамый. Әгәр мондый очракка юлыгасыз икән, район мәгариф идарәләренә, министрлыкның Белем өлкәсенә күзәтчелек итү департаментына мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш, (843) 237-74-94 номеры аша “кайнар линия”гә дә шалтыратырга мөмкин. Һәр мөрәҗәгать аерым каралачак һәм урынлы дип табылган очракта тикшерү уздырылачак, – дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

“500 түгел, 5 мең җыялар”

Әти-әниләр хәзер кайда язасын да, кемгә мөрәҗәгать итәсен дә яхшы белә. Прокуратурага хәбәр юллаган хатын-кыздан тәрбияче улының уку әсбапларына 250 сум акча сораган булган. Хәзер мондый очракларны дәлилләве дә кыен түгел. Акча турында әти-әниләр һәм педагоглар ачыктан-ачык “ватсап”та языша. Бу очракта тәрбияченең гамәле законсыз дип табылган. Бакча мөдиренә гаеплеләрне кисәтергә, мондый хәлләргә юл куймаска кушылган. Хокук сакчылары Россиядә белем алу түләүсез икәнлеген искәртә, әмма әти-әниләр үз теләкләре белән уку йортына иганәчелек ярдәме күрсәтә ала.

“ВКонтакте” челтәрләрендәге республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш төркеме әти-әниләрнең зары белән тулган. Кемдер хәтта бәдрәф кәгазе, сабын сораган өчен гауга куптара. Укытучыга бүләк, чыгарылыш кичәләре турында әйткән дә юк. Әти-әниләрнең чыдар хәле калмаганмы, әллә мәктәпне хурлау чиргә әйләнеп барамы, аңламассың. Ә зарланмыйча, яхшы түгел, дип уңайсызланып акча бирүчеләр күпме? Андыйлар тешен кысып булса да бирә яки моның өчен мөмкнлекләре бар.

Бездә быел һәр кешедән 5 мең сум акча җыялар. Кызым 9 нчы сыйныфны тәмамлый. 28 баладан 140 мең була бит бу. Әти-әниләр комитетыннан, бу акчаны нишләтергә җыенасыз, дип сорамыйча кала алмадым. Фотоальбомга һәм укытучыларга бүләккә, диделәр. Әле алда – укытучылар көне. Анысы моңа керми икән. Ел ахырына кадәр тагын күпме сорарлар? Мин бер тиен дә бирмәячәкмен, – ди Казанда яшәүче Рәзинә.

Иминлек өчен акча жәлмени?

Мәктәпләрдә сак хезмәтенә акча җыю буенча әти-әниләргә исәп-хисап кәгазьләре ява башлады инде. Закон буенча монысына акча җыярга ярамый. Шул ук вакытта проблеманы бюжет хисабына да хәл итә алмыйлар. Мәктәпләр нишләсен, соранырга туры килә.

Безнең мәктәптә сак хезмәтенә акча җыялар. Мин бер тиен дә бирмәдем. Әгәр нинди дә булса террорчы мәктәпкә керергә тели икән, каравылчы берничек булыша алмаячак. Вахтерлар бары балаларны дәрескә кертмәс яки чыгармас өчен махсус куелган бит, – дип яза Рузилә ришвәтчелеккә каршы көрәш төркемендә.
Ә менә эшмәкәр Айсылу балаларның иминлеге мәсьәләсендәге бәхәсләр чыгуын аңлый алмый. “Бүген банкка, кибеткәме, кая гына керсәләр дә каравылчыларны күрәсездер бит. Мин үзем дә хосусый сак хезмәтеннән файдаланам, чөнки хезмәткәрләремнең иминлеге өчен борчылам. Ә мәктәптә балалар укый. Каравылчыга шулкадәр күп түләргә кирәкмени? Һәр кеше айга 50–100 сум бирә алмаслык хәлдәме? Монда сүз балалар турында бара”, – дип аптырый ул.

Бездә акча җыймыйлар!

Алабуга районының мәгариф башлыгы Ривал Зарипов кистереп әнә шулай, ди. Аның фикеренчә, моның өчен әти-әниләр, укытучылар белән эшләргә кирәк.

– Әти-әниләр акча бирмәсен. Сайтта да, бар җирдә дә, акча бирергә ярамый, дигән мәгълүмат бар. Дәреслекләр белән тәэмин ителгән, барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тагын ни кирәк? Мәктәпләрдә шәхси сак хезмәте юк, вахтерлар утыра, – ди ул.

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина да мәктәпләрнең купшылыкка омтылмавын әйтә.

– Безнең район гади, әти-әниләр дә булганыннан канәгать. Мәктәп директорлары да затлы пәрдәләр, парта, өстәлләр сорамый. Районда акча җыймыйлар. Әйтмәгәнем булсын, – ди ул, күз тигезүдән куркып. – Әгәр җыйсалар, ул барыбер ишетеләчәк. Интернетта ниләр генә язмыйлар. Әллә белеп язалар, әллә уйлап чыгаралар. Без ремонт уздырыр өчен һәр мәктәпкә буяу бирәбез. Укучылар саны арткан саен әкренләп, җиһазларны, савыт-сабаларны алыштырабыз. Бакчаларга уенчыклар сатып алабыз. Район фондыннан акча бүлеп бирелә. Дөрес, бездә бар да идеаль дип әйтеп булмый. Шәһәр мәктәпләрендә турникетлар куелган, авылда вахтерлар бар, балалар кизү тора. Районда мәгариф бүлеге белгечләре, юрист та мәктәп директорларына мәҗбүри акча җыярга ярамавын кисәтеп тора. Тирә-яктагы хәлләрне ишетә-күрәсезме, акылсызланмагыз, дип әйтәбез.

Әти- әни нәрсәне белеп торырга тиеш?

Берәүнең дә уку йортын тәэмин итәр өчен акча таләп итәргә хакы юк. Бакчада да, мәктәптә дә ярамый!
Мәктәп уставы нигезендә өстәмә белем бирү хезмәте өчен акча җыя ала. Әмма барысы да банкка исәп-хисап счеты аша гына башкарылырга тиеш. Дәрестән тыш өстәмә түләүле түгәрәкләргә укучыларны мәҗбүри йөртү рөхсәт ителми.
Әти-әниләр матди ярдәмне үз теләкләре белән күрсәтә ала, тик акчаны кулга бирәсе түгел.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10