ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда электричкага билетлар 2015 елдан бирле беренче тапкыр кыйммәтләнә

8 октябрь 2019, 14:44 , Фото: Владимир Васильев/архив

Татарстанда электричкага билетлар 2015 елдан бирле беренче тапкыр кыйммәтләнә Шәһәр яны поездларында йөрү бәясе Идел буе федераль округында иң түбәне булып калачак, пассажирга иң кыйммәтле билет 366 сумга төшәчәк.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 14 октябрьдә Татарстанда электричкага билетлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә кыйммәтләнәчәк, шулай да ул Идел буе федераль округында иң түбәне булып калачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Тулаем алганда, киләсе атнадан пассажирлар юл тоткан маршрут буенча беренче ун чакрымлы зонадан икенчесенә кадәрге тариф – 24 сум, өченче һәм дүртенче ун чакрымлы зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 18 сум, алга таба бишенче - сигезенче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 16 сум, тугызынчы – унөченче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 14 сум, ундүртенче – егерменче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә 12 сум тәшкил итәчәк.

Октябрьдә шулай ук шәһәр яны поездларында балаларны йөртүгә тарифлар да үзгәреш кичерә – 5-7 яшьлек бала поездда барган өчен татарстанлылар тулы билет бәясенең 25 процентын түләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10