ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Президенты Кырым Премьер-министры белән хезмәттәшлек хакында сөйләште

8 октябрь 2019, 14:08 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Кырым Премьер-министры белән хезмәттәшлек хакында сөйләште Татарстан Гоцанюк Кырым Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Премьер-министры Юрий Гоцанюк ике республика арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юрий Гоцанюк Кырым Республикасы Министрлар Советын быелның 1 октябрендә җитәкләде. Татарстан ул Хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәннән соң рәсми сәфәр белән килгән федерациянең беренче субъекты булды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Председателем Совета министров Республики Крым Юрием Михайловичем Гоцанюком

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Аның барышында яклар «сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәдәге төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен карады, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алмашу хакында фикер алышты һәм башка актуаль мәсьәләләрне кузгатты», диелә хәбәрдә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10