ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россиядә мөселман табиблары берлеге төзелде

8 октябрь 2019, 12:27

Берлек 2019 елның 18 сентябрендә барлыкка килгән.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Россиядә мөселман табиблары һәм урта медицина персоналы берлеге төзелде. Әлеге берлеккә медицина белеме булган мөселманнар керә ала. Бу хакта берлекнең президенты Рамил Хисамов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.

“Берлек җәмгыять ихтыяҗын үтәү, Ислам кануннары буенча хәләл медицина ярдәме күрсәтү максатыннан барлыкка килде. Сөннәт буенча дөрес ашау, йоклау, яшәү кагыйдәләрен аңлатачакбыз. Сөннәт һәм медицина буенча күп ашау дөрес түгел. Хәдис бар: бер өлешен – ризыкка, икенче өлешен – суга, өченче өлешен һавага калдырыгыз. Йоклауга килгәндә, уң якка ятып, кыйблага карап йокларга кирәк, чөнки сул ягыңда йокласаң, йөрәгеңә авырлык килә”, - ди Рамил Хисамов.

Рамил Гаязетдинович сүзләренчә, намаз организмга физик яктан ярдәм итә. “Намаз кылганда, мөселман, беренчедән, фарыз гамәл үти. Ә икенчедән, организмга физик зарядка була”, - ди ул..

“Шуны әйтергә кирәк: без мөселманнарга бары тик тәкъдимнәр ясыйбыз. Дарулар эчкәндә яисә кулланганда, һәр кеше үзенең табибы белән киңәшләшергә тиеш”, - дип сөйләде берлек президенты.

Берлек 2019 елның 18 сентябрендә барлыкка килгән. Бирегә медицина уку йортларында укыган студентлар, урта һәм югары белемле табиблар кабул ителә. Шартларның берсе: берлек әгъзасы мөселман булырга тиеш. Бүген берлеккә якынча сиксән гариза кабул ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10