ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда киләсе җәйгә ике яңа лагерь төзеләчәк

8 октябрь 2019, 11:50 , Фото: архив

Татарстанда киләсе җәйгә ике яңа лагерь төзеләчәк “Бу безнең XXI гасырда балалар лагерьлары төзүдә яңа тәҗрибә булачак”, - диде Дамир Фәттахов.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда ике яңа лагерь сафка кертелә. Алар Казанда һәм Кама Тамагында төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

“Кама Тамагында 100 урынга һәм Казанда “Восток” исемлесе 200 урынга исәпләнгән булачак. Бу безнең XXI гасырда балалар лагерьлары төзүдә яңа тәҗрибә булачак”, - диде министр. Аның сүзләренчә, әлеге лагерь стандартлары ата-аналар, балалар теләген, директор һәм вожатыйлар белән сөйләшүләргә корылып төзеләчәк.

Дамир Фәттахов алдагы өч елда 94 лагерьны капиталь төзекләндерүгә 7 млрд сум акча бүленгәнен искәртте. Аның әйтүенчә, территория үзенчәлекләренә, яшьләр ихтыяҗларына карап, фикер алышулар барышында лагерьларны төзекләндерүдә яңа алымнар кулланыла. “Быел 21 лагерьның 13ендә аерым объектлар төзекләндереләчәк, тулаем алганда, алар яхшы хәлдә. 9 лагерьда халык теләкләрен исәпкә алып, тулы реновация үткәрелә”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10