ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Саба районында йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган

8 октябрь 2019, 11:13 , Фото: Очевидцы

Саба районында йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында булган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында «Рено» йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Юл һәлакәте кичә кич Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында булган. Йөк автомобиленең йөртүчесе, тимер киртәне ватып, күпердән елгага төшеп киткән», - дип белдерде алар.

Нәтиҗәдә, йөк машинасы әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10