ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә күбрәк акча тотылган

8 октябрь 2019, 10:50 , Фото: архив

Быел балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә күбрәк акча тотылган Җәен респубика лагерьларында 179 мең 26 бала ял иткән.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә күбрәк акча тотылган. Быел республика бюджетыннан финанслау 1,5 млрд сумнан артык булган. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 78 млн сумга күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Ел дәвамында ял белән Татарстанда 218 мең 672 бала колачлана. Җәен 179 мең 26 бала ял иткән. "Җәен 49 мең 182 балага юлламалар республика бюджетыннан бирелде", - диде Дамир Фәттахов. Җәй айларында барлыгы 130 профильле смена оештырылган.

Җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзү, капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында, 2019-2120 елларга 21 лагерь өчен 1 459,440 млн сум акча бирелгән.

Дамир Фәттахов балаларның рәхәт, күңелле, имин ялы өчен кадрлар кирәклеген ассызыклады. "Лагерьларны әллә күпме ремонтласак та, педагоглар, вожатыйлар иң мөһиме. Аларның комптетенлыгы, тәҗрибәсе кирәк", - диде ул. Министр лагерьларда эшләүчеләрнең наркологта, психиатрда учетта тормавы, хөкемгә тартылмаганлыгы тикшерелүен әйтте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10