ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зур Казан боҗрасын төзүнең беренче этабы ТАССРның 100 еллыгына төгәлләнәчәк

8 октябрь 2019, 10:44 , Фото: Владимир Васильев

Зур Казан боҗрасын төзүнең беренче этабы ТАССРның 100 еллыгына төгәлләнәчәк Зур Казан боҗрасының беренче этабын – Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокны төзүдә ике сменада 140ка якын белгеч эшли.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Зур Казан боҗрасының беренче этабын – Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге участокны төзү эшләрен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнгә төгәлләргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта биредә ике сменада 139 белгеч эшли. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге юл дүрт полосалы, 800 метр озынлыкта булачак. Шулай ук Ферма шоссесы өстеннән юл үткәргеч һәм җәяүлеләр кичүе төзү дә каралган.

«Хәзерге вакытта юл төзелешенә 28 берәмлек техника, 140ка якын белгеч җәлеп ителгән, алар ике сменада хезмәт куя. Эшләр график нигезендә бара», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге участокта яңгыр канализацияләре, трамвай линиясе төзү, ут баганалары урнаштыру күздә тотыла.

«Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге юл участогында төзелеш эшләре ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнгә – 2020 елның 30 августына тулысынча төгәлләнәчәк», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтеннән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10