ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында катнашачак

8 октябрь 2019, 09:32 , Фото: Рамил Гали/архив

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында катнашачак Татарстанда кукурузны исәпкә алмыйча 4,2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен һәм механизаторларын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, республика Президенты авыл хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирә. «ТР Президентына көн саен авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендәге вазгыять хакында мәгълүмат бирәләр. Авыл хезмәтчәннәре аның даими игътибар үзәгендә, шуңа күрә аларны хөрмәтләү тантанасында ел саен катнашырга тырыша», - дип искәртте Галимова.

Авыл хезмәтчәннәрен «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында хөрмәтләячәкләр. Чарага тармак ветераннары һәм авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы муниципаль районнар, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сервис оешмалары вәкилләре чакырылган. Холлда «Хезмәт кешеләре» дигән фотокүргәзмә эшләячәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда иртә өлгерешле бөртекле культуралардан 4 миллион 250 мең тонна уңыш җыеп алынган, кукуруз уңышы 200 мең тонна тирәсе булыр дип көтелә. Тукай районы быелгы урып-җыю кампаниясе лидеры дип табылды, анда ашлыкның тулаем җыемы - 175 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 40,4 центнер тәшкил иткән. Бер гектардан җыелган ашлык күләме буенча (40,2 центнер) Мамадыш районы — икенче урында. Биредә 135 мең тонна ашлык суктырылган. Зәй һәм Актаныш районнарының да (гектарыннан - 40 центнер) күрсәткечләре югары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10