ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

8 октябрь 2019, 03:17

Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән Ике кеше Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.

(Ютазы, 8 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев сөйләде. "Ютазы таңы" газетасы шул хакта хәбәр итә.

2019 елның 6 октябрендә Югары Стәрле - Иске Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 29 нчы чакрымында кичке тугыз сәгатьләр тирәсендә – Ютазы районы кешесе ВАЗ автомобиле белән, Иске Каразирек авылы ягыннан Урыссу бистәсе ягына хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче үлгән, аның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10