ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

8 октябрь 2019, 07:21 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

(Актаныш, 8 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш әлеге тармак вәкилләренең хезмәт бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырды. Төп бәйрәм чарасы “Бүләк” лагеры базасына, мул табыннар артына 150гә якын актанышлыны җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район җитәкчелеге биредә хуҗалык рәисләренә, намуслы хезмәт ияләренә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Фидакарьләргә Татарстан дәүләт бүләкләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Беренчеләрдән булып тармак хезмәткәрләре район башлыгы Энгель Фәттаховның кайнар котлауларын кабул итте. Энгель Нәвап улы тармакның һәр юнәлешенә үзенең югары бәясен биреп, киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга өндәде.

Аерым рәхмәт сүзләре Актаныш районының аграр тармагы тарихын формалаштырган авыл хуҗалыгы өлкәсе ветераннарына багышланды. Аларның күбесе бүген дә тупланган тәҗрибә һәм белемнәрен яшь белгечләргә тапшыру белән шөгыльләнә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров үз хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючыларга Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җырларын бүләк итте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10