ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

7 октябрь 2019, 19:19 , Фото: очевидцы

Татарстанда трактор белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе имгәнгән Авария бүген иртән Саба районында Сатыш авылы янында булган.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда җиденче модельле “Жигули” машинасы трактор белән бәрелешкән. Шуннан соң имгәнгән йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шаһитлардан белде.

"Иртән "җиделе" машинасы Сатыш авылы янында прицеплы тракторга килеп бәрелде. Авариядә җиңел машинага җитди зыян килде – аның кузовының алгы өлеше тулысынча диярлек җимерелде”, – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Авария нәтиҗәсендә "классикка” шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны хастаханәгә илтәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10