ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Югары уку йортлары укучыларны олимпиадаларда катнашу өчен терки башлады

7 октябрь 2019, 17:15

Олмипиадада ирешкән уңышлар югары уку йортларына кергәндә ташламалар алу мөмкинлеге бирә.

Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Югары уку йортларында укучылар өчен олимпиадаларда катнашуга теркәлү башлады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары уку йортларына кергәндә ташламалар алу өчен укучыларның олимпиадаларда ирешкән нәтиҗәләре турында карарны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы раслый. Аларның профильләре өч дәрәҗәгә бүленә.

Иң югарысы - беренче дәрәҗә. Нәкъ менә ул абитуриентларга иң зур ташлама, хәтта конкурстан тыш кабул ителү мөмкинлеге дә бирә. Икенче вариант - БДИ яки керү имтиханы сыйфатында 100 балл алу.

Бер олимпиадада төрле дәрәҗәдәге профильләр булырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10