ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешеп, алты яшьлек бала һәлак булган

6 октябрь 2019, 10:06

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешеп, алты яшьлек бала һәлак булган
   Кичә көндез республиканың Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Алты яшьлек бала Татарстанда трассада ике «КИА» җиңел машинасының бәрелешүе нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымда «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып киткән вакытта маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән», – диделәр ведомствода.

Авариядә, бер чит ил машинасындагы алты яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10