ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театрының режиссеры булган Зәкия Туишевага мемориаль таш куелды

6 октябрь 2019, 09:16 , Фото: Сергей Попов

Әлмәт театрының режиссеры булган Зәкия Туишевага мемориаль таш куелды Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева 2018 елның декабрендә 98 яшендә вафат булган иде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, танылган режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Туешева каберенә мемориаль таш куелды. Бу хакта Әлмәт татар дәүләт драма театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы, күренекле шәхес Зәкия Туешевага мемориаль таш ачылышында аның кызы Әлфия, РФ Дәүләт думасы депутаты Фоат Комаров, Әлмәт админитсрациясе вәкилләре, шәһәрнең татар зыялылары һәм Әлмәт татар дәүләт театры артистлары катнашкан.

  • Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева 2018 елның декабрендә 98 яшендә вафат булды. Ул 1951 елдан – Әлмәт театрында актриса, 1966 елдан лаеклы ялга киткәнче куючы режиссер булып эшләгән. Туксанынчы елларда коллектив соравы буенча театрга баш режиссер булып кайта.

Театр артистлары Татарстанның халык артистлары Дамирә Кузаева hәм Рәйсә Гобәйдуллиналар яшәгән йорт диварына куелган мемориаль такталарга чәчәкләр салдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10