ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычтагы "ДОСААФ" эшен яңадан башлау турында сөйләштеләр

6 октябрь 2019, 04:45 , Фото: kaibicy.ru

Кайбычтагы Биредә тракторчылар әзерләү курслары ачарга җыеналар.

(Кайбыч, 6 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Бу атнаның дүшәмбесендә район башлыгы катнашында узган очрашуда сүз райондагы ДОСААФ эшчәнлеген, аның матди базасын яхшырту хакында барды.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, әлеге оешманың хезмәт коллективы катнашты.

Кайбыч районында яшәүчеләрне төрле маркадагы машиналар белән идарә итәргә өйрәтүче әлеге оешма, билгеле бер сәбәпләр аркасында, эшчәнлеген туктаткан. Шул сәбәпле, монда укучыларның кайсы ярты юлда билгесезлектә калган, эшчәнлек туктатылгач, анда эшләүчеләргә хезмәт хакы да түләнмәгән, монда укып та, укыган өчен бер тиен дә акча түләмәгән биш кешеләре бар.

Хәзер бу оешманы Буадагы вәкиллек үз кулына алырга җыена, аның җитәкчесе финансларга бәйле күп кенә проблемаларны хәл иткән инде. Ул да очрашуда катнашты, Кайбычта тракторчылар әзерләү курслары ачарга җыенулары хакында да әйтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга һәрьяклап ярдәм итәчәген әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10