ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 30 мең гектар җир сөрәсе калган

6 октябрь 2019, 06:31 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 30 мең гектар җир сөрәсе калган Кайбер хуҗалыкларда эшкәртәсе җир күләме 70 процент тәшкил итә.

(Чирмешән, 6 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 30 мең гектар, ягъни тиешленең 55 процент өлеше кадәр җир сөрәсе бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Көн саен норма күләмендә, 10 гектарлап җир сөрәм", - ди “Сөлчә” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Владимир Гурьянов. 

 Соңгы вакытта, тракторлар көн саен уртача 800 гектарны буйсындыра, ягъни күп түгел. Болай гына эшләсәң, әлеге агротехник чара өчен кимендә бер ай кирәк.

 “Ильхан”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Әккәрәй”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятләрендә сөрәсе җирләр байтак, кайберәүләрдә тиешленең 70 проценты чамасы ук. Күпчелек фермерлар да җир эшкәртүне озакка сузалар. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” бу яктан өлгерләр.

Барлыгы 12 мең 205 гектарда игелгән көнбагышның әлегә 300ләп гектарыннан уңыш суктырып алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу культураның гектарыннан уртача 28 центнер уңыш җыялар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10