ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербург гобойчылары Казан консерваториясендә чыгыш ясаячак

6 октябрь 2019, 07:15 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербург гобойчылары Казан консерваториясендә чыгыш ясаячак Концертта дөнья, Россия һәм татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Санкт-Петербург гобойчылары Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең концертлар залында чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татар гобоисты һәм музыка педагогы, Санкт-Петербург филармониясе солисты, Н.А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториянең һәм М.И.Глинка исемендәге Санкт-Петербург хор училищесы урта махсус музыка мәктәбе укытучысы Россиянең атказанган артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Хәнәфи Чинакаев белән очрашты.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә  «Oboe Jam Session» концертын бушлай үткәрү турында фикер алыштылар. Шулай ук Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе-лицееның Хәнәфи Чинакаевның гобойчылары катнашуы турында сөйләштеләр.

Концерт Рудольф Гуммерт исемендәге  III Халыкара яшь башкаручылар конкурсы кысаларында узачак. Концертта дөнья, Россия һәм татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук концерт кысаларында консерватория, училище укучылары һәм студентлары өчен түләүсез мастер-класс узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10