ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан Башлыгы агач утыртты

5 октябрь 2019, 20:25

Башкортстан Башлыгы агач утыртты Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план куелачак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Уфа мэры Өлфәт Мостафин да 155нче лицей укучылары, укытучылары, ана-аналары белән берлектә Сипайлово бистәсендә агач утыртты. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

"Бу чарада һәркемнең катнашуы мөһим. Бүген республиканың һәр төбәгендә агач утыртылды. Шәһәрләребез яшеллеккә күмелергә тиеш", - диде ул.

Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план куелачак.

Шулай ук Радий Хәбиров Караидел елгасы ярларын да карады, башкала мэры белән аны төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10