ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә кышның кыскаруы турында игълан иттеләр

5 октябрь 2019, 15:13

8 октябрьдән Татарстанда салкыннар башлана.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең урта киңлегендә кыш кыскара. Бу турыда «Российская газета» Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Ул әйткәнчә, температура тотрыклы тискәре һәм тотрыклы уңай күрсәткечләргә күчкән чорлар арасында вакыт аралыгы кими. Россия башкаласында гыйнварның уртача температурасы ике градуска артты. Эксперт сүзләренчә, җәйге температуралар да арта, ләкин кышкы кебек үк тиз түгел.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга 8 октябрьдән салкын атмосфера фронты киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10