ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Владимир Путин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

5 октябрь 2019, 14:42

Россиядә Укытучылар көнен 1994 елдан бирле 5 октябрьдә билгеләп үтәләр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Президент Владимир Путин Россия педагогларын Укытучылар көне белән котлады һәм илебездәге мәктәп белеменең дөньяда иң яхшыларның берсе булып калуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Кадерле укытучылар, дуслар. Октябрь башы сезнең барыгыз өчен дә һәрвакыт бераз дулкынландыргыч вакыт. Сез укучылар һәм аларның әти-әниләреннән котлаулар кабул итәсез, бигрәк тә өлкәннәрдән, сез тормышка юллама биргән кешеләрдән котлаулар кабул итү дулкынландыргыч», диелгән Кремль сайтындагы котлауда.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Укытучылар көне — киләчәкне һәм тормышта максатны сайларга булышкан, намуслылык, кешелеклелек, Ватанга мәхәббәт дәресләре укыткан остазларга рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге.

«Педагогик осталык һәм зирәклек илебездә һәрвакыт чиксез хөрмәт казанды», - диде ул. Президент педагогларның намуслы һәм ярдәмчел булырга гына өйрәтеп калмыйча, фикер һәм иҗат иреген дә хуплауларына, үзләре дә даими үсештә булулыларына игътибарны юнәлтте.

  • Россиядә Укытучылар көнен 1994 елдан бирле 5 октябрьдә билгеләп үтәләр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10