ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Орехово-Зуевоның татар егете тай боксы буенча дөнья беренчелегендә җиңгән

5 октябрь 2019, 11:18

Орехово-Зуево шәһәренең мөселманнар җәмгыяте тай боксы буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль яулаган Динияр Садыйковны котлый.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәрендә тай боксы буенча дөнья беренчелеге уза. Катнашучылар арасында Орехово-Зуево шәһәренең «Олимп» клубы шәкерте Динияр Садыйков та бар. Яшь спортчы Россия җыелма командасын беренче алтын медальле итте. Бу турыда социаль челтәрдә клуб вәкиле хәбәр итә.

Беренче көрәштә Динияр - Белоруссия, икенчесендә - Төркия, өченчесендә Малайзия спортчысын җиңгән. Динияр финалда Казахстан спортчысын җиңгән.

Орехово-Зуево шәһәренең мөселманнар җәмгыяте тай боксы буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль яулаган Динияр Садыйковны котлый. Садыйков Динияр әтисе һәм тренеры белән мәчеткә йөри, татар җәмгыяте чараларында катнаша.

«Диниярны, аның тренерларын, ата-аналарын котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез! » – диелгән мөселманнар җәмгыяте котлавында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10