ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Әдәбият хатын-кыз кулында?! - "Ватаным Татарстан"

4 октябрь 2019, 12:31

Марат Кәбиров татар әдәбиятын җенескә бүлеп карауны таный, ләкин ирләр көнләшми дигән фикердә.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Әдәбият кына түгел, дөнья хатын-кыз кулында. Чөнки тормышыбызда хатын-кыз булмаган өлкә, гомумән, калмады кебек. Шуның белән беррәттән хатын-кызлар иҗаты тиешенчә бәяләнми, мактаулы исемнәр азрак бирелә дигән фикер дә яши. “ВТ” хәбәрчесе бу уңайдан төрле фикерләрне барлады.

Беренче хатын-кыз романист

Язучылар берлегендә исәптә торган әдипләрнең 110ы, димәк, өчтән бере – хатын-кыз. Моңа берлек әгъзасы булмаганнарын да өстәсәк, шактый зур сан килеп чыга. Чөнки хатын-кыз, үзен борчыган сорауга җавап эзләп, кулына каләм ала. Аны оешмада исәптә тору бик кызыксындырмый, ни дисәң дә, бала тәрбиялисе, тормыш алып барасы бар.

Сан, чыннан да, зур, сыйфат ягы ничек? Монда дөнья шаулаткан берничә исемне атау да җитәр. Сүзне “Гарри Поттер” романнары сериясен язган Джоан Роулингтан башлыйк. Гүзәл Яхинага да күз йомып булмый. Аның “Дети мои” романы expertology.ru сайты төзегән заманча прозаның иң яхшы үрнәкләре исемлегендә – 5 нче, “Зөләйха күзләрен ача” романы 15 нче урында.

Татарстанның популяр хатын-кыз авторлары исемлегендә тарихи романнар иҗат иткән Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрә Клара Булатова, әсәрләре спектакль, киноларга әверелгән Зифа Кадыйрова, прозаик Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликоваларны атыйлар. Сүз уңаеннан, Мәдинә Маликова беренче татар хатын-кыз романисты да әле. Димәк, татарда зур күләмле әсәр ХХ гасырда гына туган. Ни өчен шулай соң? Мәдинә Маликова болай аңлата:

– Беренче хатын-хатын кыз романист икәнлегемне шактый вакыт узгач кына белдем. Бу әсәр “Казан утлары” журналында “Ак давылда тал бөресе” исеме белән басылып чыкты. Гәрчә баштан ук “Шәфкать” дип атаган булсам да. Ни өчен хатын-кыз тарафыннан зур күләмле әсәр шактый соң иҗат ителгән? Әни-әбиләребезнең тормышын күз алдына китерегез. Сәламәт хатын үз гомерендә 10 – 15 бала таба ала. Алар шулай тапкан да. Ләкин балаларның күбесе бик иртә бакыйлыкка күчкән. Менә мин үзем – биш балалы гаиләдән. Әмма миңа кадәрге ике туганым да, миннән соң туган ике бала да үсеп мантый алмаган. Сугышка кадәр мондый хәлләр табигый саналган. Ә инде сугыштан соң туган балаларны ничек тә саклап калырга тырышканнар. Авылларга да медицина ярдәме килеп ирешкән, йөкле хатыннарны, яңа туган сабыйларны табиблар күзәтүгә алган. Хатын-кыз – беренче чиратта әни, ашатучы, киендерүче, тәрбия бирүче. Иҗтимагый эшкә, иҗатка аның вакыты бик аз калган. Үзем дә актив иҗатчылардан саналсам да, гаиләдән бушаган вакытымда гына кулга каләм алам. Хатын-кыз язган беренче роман шул сәбәпле соң тугандыр, күрәсең. Хәзер зур күләмле әсәрләр язучы хатын-кызлар бар. Ләкин алар әдәбият мәйданына миннән соңрак чыкты. Әдәбиятта хатын-кыз күбәйде. Бездә генә түгел, рус әдәбиятында да, чит илдә дә шулай ул. Чөнки аның хәзер вакыты күбәйде. Аннан соң хатын-кыз үҗәтрәк, максатка омтылучан. Шунлыктан аның күбрәк танылуы табигый күренеш.

Тарихи романнар иҗат иткән, заманында “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары булган Марат Әмирханов әйтүенчә, хатын-кыз әдәбиятта һәрвакыт булган.

– Күптәннән килгән традиция инде ул. Бу уңайдан ислам дине хатын-кызга ирек бирмәгән дигән сүзләр татар милләтенә кагылмый. Бездә хатын-кыз һәрвакыт зурланган һәм аңа юл бирелгән. Замана белән әдәбият та үзгәрде. Каләм хакы арзанайды, әдәбият белән шөгыльләнеп кенә дөньяны алып барып булмый башлады. Ир кешенең төп вазифасы гаилә кору, тәэмин итү. Шуңа күрә ир-атлар әдәбиятка бик ашкынып тормый. Ләкин бу әдәбият хатын-кызлашты дигән сүз түгел. Берлектә 300дән яртык язучы исәпләнсә, аның күбесе – көчле җенес вәкилләре. Хатын-кызлар да шактый. Аларга талантларын ачу өчен берлектә мөмкинлекләр шактый дип саныйм. Күреп торасыз, иң актив укыла торган язучылар – хатын-кызлар. Моның сәбәбе шунда: хатын-кыз ул бүгенге көннең төп проблемасын, яшәеш, бала тәрбияләү, мәхәббәт мәсьәләләрен күтәрә. Шуңа күрә алар укучы күңеленә тизрәк барып җитә һәм тизрәк аңлашыла. Әйтик, мин тарихи әсәрләр язам икән, аларны уку һәм аңлау өчен зыялылык, интеллект кирәк. Укыйм әле, дип кенә укып китеп булмый. Көнкүрешкә багышланган әсәрләр, әлбәттә, җиңелрәк. Аны теләсә кем аңлый һәм кабул итә.

“Хатын-кызны үз ише генә укый”

Бу фикер белән хатын-кыз язучылар килешми. Мәдинә Маликова үзен ир-атлар укуын әйтә. Шул ук вакытта хатын-кыз әсәрләренә тирәнлек җитеп бетмәгәнлеген дә яшерми:

– Гомумән алганда да, китап укучыларның күбесе хатын-кыз бит. Ләкин мине хатын-кыз гына укый, дип әйтмәс идем. Ир-атлар да үз фикерләрен әйтәләр. Шул ук вакытта хатын-кыз әсәрләренә тирәнлек җитеп бетмәвенә дә күз йомып булмый. Алар ничектер көнкүреш, йөрәк хисләре турында күбрәк язалар. Нишлисең, гүзәл затлар хислерәк. Арада дан казанганнары, дөньякүләм танылганнары да бар. Ләкин мондый танылу күп очракта беллетристика белән чикләнә. Аны бер мәртәбә укыйлар һәм оныталар. Бер мәртәбә концерт караган кебек. Булсын, ул да кирәк. Чөнки халыкның төрлесе бар. Берәү фәлсәфи фикерләр белән сугарылган, акыл өйрәткән китапларны яратса, икенчеләренә ял итә торган әсәр кирәк.

Зифа Кадыйрова да романнарын ирләр укуын әйтә. Аныңча, көчле затлар хатын-кызны укый, әмма әйтергә ояла:

– Минем романнарны ирләр дә укый. Алар кычкырып әйтергә генә ояла. Спектакльләрдә дә бит ярты залда ирләр утыра. Әсәргә алынганда тормыштан сорау куям һәм шул сорауга җавап эзлим. Мине яза белми, диючеләр күбрәк бизәү белән шөгыльләнә. Мин бизи белмим. Кыска гына итеп, ничек бар – шулай бирәм. Берлекнең мине язучы буларак тануы нигә кирәк – әйтә алмыйм. Аңа дәгъва да кылмыйм, артыннан да йөрмим.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин исә әдәбиятны җенескә бүлеп тикшерүгә каршы:

– Исәпли торгач, журнал укучыларның 70 проценты хатын-кыз булуы ачыкланды. Димәк, әдәбиятны да күбрәк хатын-кыз укый. Әлбәттә, әдәбиятта гына түгел, тормышта да гүзәл затларның роле үзгәрде. Алар троллейбус-трамвай, такси да йөртә, тикшерүче, прокурорлар арасында да хатын-кызлар күп. Чыннан да, гүзәл затлар актив һәм массакүләм әдәбиятта алар популяррак та. Шәхсән үзем әдәбиятны җенескә бүлеп карауга каршы. Чөнки бүген бер генә язучы да артык түгел, аларның һәрберсенең үз укучысы бар. Яшерен-батырын түгел, ирләр арасында, мондый романнарны без дә яза алабыз инде, дип үзара сөйләшү бар. Ләкин андый романнарны да язучы кирәк. Чөнки аның укучысы тора-бара башка жанрларга күчәргә мөмкин. Әйтик, 1950 елларда Габдрахман Әпсәләмов бик каты тәнкыйтьләнгән. Теле начар, бу әдәбият түгел, дигәннәр. Шул вакытта Хәсән Туфан, Әпсәләмов үз әсәрләре белән безнең укучыны саклап калды дип, аны яклап чыккан. Чыннан да, һәркемнең үз миссиясе. Хатын-кызны кемнәр укый дигәндә, мин дә бу сорауга җавап эзлим. Хатын-кыз һәм ир-ат әсәре нәрсә белән аерыла дип тә уйланам. Юмор белән җавап бирсәк, болайрак: хатын-кыз әсәрендә ирләр начар, ирләрнекендә – хатын-кыз. Ир-ат – хатын-кызның тормышын бозучы, шул ук вакытта кайдадыр таулар артында әйбәт ир дә бар. Ир-атлар әсәрләрендә хатын-кыз шикелле үк үч алмый, ләкин барыбер аларда да гүзәл зат шулай ук начар. Миңа калса, бу сорауга җавап табып булмаячак. Аннан соң, мөһим сорау да түгел. Мине барыннан да бигрәк, сыйфат кызыксындыра. Тема ягыннан килсәк, милли, тарихи темаларда ир-атлар ныграк эшли. Шушы яктан караганда, ир-атларның өстенлеге сизелеп тора. Укучыны исә хатын-кыз язучы күбрәк җәлеп итә. Әсәрләрне ирләрнең аз укуында, бәлкем, аларны кызыксындырырлык әсәрләр язылмау сәбәптер Анысын ачыклыйсы бар әле.

Ирләр көнләшәме?

Мәдинә Маликова бу сорауга уңай җавап бирә:

– Хатын-кызны күрергә теләмиләр. Бу фикер нәрсәдән килеп чыга? Ирләр төркемләшеп, дуслашып йөрергә ярата. Хатын-кыз көнкүреш мәшәкатьләре белән шөгыльләнә, алай күп йөри алмый. Төркем булганда, җиңелрәк. Алар бер-берсен күтәрә, кирәк чакта, терәк була белә. Аннан хатын-кыз ир карый, бала тәрбияли. Баласы тәпи киткәнче ул әдәбияттан читләшеп тора. 2-3 ел язмыйча тору – иҗат өчен күп ул. Күзәтүләрдән күренгәнчә, күтәрелгән хатын-кызларның күбесе – өлкән яшьтә. Чөнки күкрәп торган чакта ул көчен гаиләсенә сала.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова хатын-кызны күрмиләр дигән фикер белән килешеп бетми. Аның әйтүенчә, әгәр әдибәләргә мактаулы исемнәр аз бирелә икән, димәк, лаеклылар юк:

– Беренчедән, әдәбиятта хатын-кыз күбәймәде. Бар яза белүчеләр, бар әдипләр, язучылар. Бездә, минемчә, яза белүчеләр күбәйде. Чын әдибәләр күп түгел, алар бармак белән санарлык кына. Әдәбиятны җигелеп тартучы хатын-кызлар – Мәдинә Маликова, Рәмзия Габделхакова, Фирүзә Җамалетдинова, Айгөл Әхмәтгалиева. Болар – әдәбиятта фикерен әйтүче һәм чын әдәби телдә, югары кимәлдә иҗат итүче язучлар. Яза белүчеләр, чыннан да, күбәйде. Тел мәсьәләсендә дә катгый фикерем бар. Урам теле белән язучыларны мин әдипләр арасына берничек тә кертә алмыйм. Ир-атның хатын-кызга карашы исә гомер-гомергә шулай булды. Аяз абый, Гариф абыйлар чорында да хатын-кызны икенче планга кую, никадәр талантлы булса, беренче урыннарда барса да, аны уртакул язучылардан да кимрәк итеп карау бар иде. Шәхсән үземә карата андый кимсетүләрне бервакытта да тоймадым. Иҗатыма Туфан, Аяз, Гариф абыйлар, Марсель Галиев гел хәерхаһлы булдылар. Гомумән алганда, хатын-кызны икенче планга кую татарга хас нәрсә. Бу әдәбиятта гына түгел, башка өлкәләрдә дә сизелә. Хатын-кызны хатын-кыз гына укый дигән фикер белән катгый килешмим. Мин бик күп очрашуларга йөрим. Ирем китапны тартып алып үзе укый, дип әйтүчеләр еш була. Берзаман Туфан абый белән Кама Тамагына кайттык. Клуб халык белән шыгрым тулы. Ир-атлар иң арткы рәтләрдә утыра. Җыелыш башланып китү белән мине тәнкыйтьли башладылар. Нишләп сез безне начар итеп күрсәтәсез, диләр. Димәк, укыйлар бит китапларны. Миңа калса, авторын күрсәтмәсәң, укучы аның җенесен исәпләп чыгара алмас иде. Гомумән, әдәбиятта җенси яктан бүленеш булырга тиеш түгел. Хатын-кызларга Татарстанның халык язучысы, шагыйре исеме, чыннан да, аз бирелә. Димәк, лаеклылар юк.

Рөстәм Галиуллин да хатын-кызларга кимсетеп карау бар дигән фикер белән килешми:

– Әгәр кимсетү әдәби премияләр, мактаулы исемнәр бүлүдә чагыла дисәгез, лаеклы булып та, ала алмаганнарны әйтегез. Җәһәт кенә әйтә алмыйсыз бит. Премияләр совет чорыннан калган. Безнең буынның аларга бик исе китми. Грантлар системасы эшләсә, дөресрәк булыр иде.

Клара Булатова исә кимсетү бар дигән фикердә. Тукай премиясенә ничә ел дәгъва кылып та, 80 яшьлегенә генә алу – шуңа мисал, ди шагыйрә:

– Моннан сигез ел элек әлеге темага язган да булганмын икән. Анда хатын-кызны ир-атлар дошман күрә, диелә. Бу берәүгә дә яла ягу түгел, бу – чынбарлык. Хатын-кызны ир-атлар укымый дигән сүз белән дә килешмим. Укымыйлар икән, моның сәбәбе бер: хатын-кызның китаплары язган елларында ук укучыга барып җитми. Бигрәк тә минем шикелле читтә, авылда яшәүчеләрнеке. Китаплары барып җитмәгәч, ничек укучы фикерен әйтсен?! Балаларны 52 ел укыттым. Шушы дәвер эчендә туган телебез яшәсен өчен 52 китап чыгардым. Болар – методик күрсәтмәләр, дәреслекләрдән тыш. Әлмәт язучыларының барысы турында да дәресләр алып бардым. Безне шулай пропагандалыйлармы хәзер?

Марат Кәбиров татар әдәбиятын җенескә бүлеп карауны таный, ләкин ирләр көнләшми дигән фикердә:

– Кемнәрне күбрәк укыйлар дигәнгә, әйбәт язганнарны, дип җавап бирәм. Җенесенә карамый. Үзем шулай эшлим. Шулай да татар әдәбиятында андый бүленеш бар. Чөнки хатын-кыз җитди темаларга бик алынмый. Фәүзия Бәйрәмова бар инде. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да укый. Җәһәт кенә башка исем телгә дә килми. Мин әйбәт язганнарны көнләшеп укыр идем, җенесенә карап түгел.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10