ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә

3 октябрь 2019, 10:09 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә Проектта катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләләр санын арттыру һәм саклау максатыннан Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә. Анда катнашу өчен рухи һәм физик яктан камилләшергә, гаилә мәсьәләләрен уңай чишәргә, шәригатьнең бу өлкәдәге гыйлемнәрен өйрәнү өстендә эшләргә теләгән урта яшьтәге гаиләле һәм ялгыз дин кардәшләр чакырыла, дип яза ТР Диния нәзарәте. 

“30/40” өч көнлек форумын Болгарда гыйнвар башында үткәрү күздә тотыла. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «30/40» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.

Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә алачак. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, тренинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.

Проектта берьюлы 40 кеше кабул ителә. Катнашу бушлай.

Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10