ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә

2 октябрь 2019, 21:57 , Фото: архив/Рамиль Гали

Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә Эфирны Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев алып бара.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). 4 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туры эфир «Зәңгәр шәл» спектакле башланырга бер сәгать кала, 18:00 сәгатьтә башлана.

Анда театрның сәхнә арты тормышы курсәтеләчәк, тамашачылар яңа сезонга нинди өметләр баглаулары хакында сөйләячәк. Эфирны Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев алып бара.

Эфир вакытында чит илдә яшәүче татарлар белән телекүпер сузылачак. 19:00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле тәкъдим ителә. Видеолар HD-сыйфатлы 5 камерага төшерелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10