ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тәмәке алып кайтудан баш тарткан улын кыйнаган өчен ир-атны хөкем иткәннәр

2 октябрь 2019, 15:27

Арча районында яшәүче 49 яшьлек ир-ат гаепле дип табылган һәм аңа ел ярымга ирекне чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 49 яшьлек ир-ат аңа тәмәке алып килмәгәне өчен 12 яшьлек улын кыйнаган. Ирне хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Июнь азагында Арча районының Яңа Кенәр авылында 49 яшьлек исерек ир 12 яшьлек улыннан тәмәке алып кайтуын таләп иткән. Ул тәмәкесез кайткан очракта, аны кыйнау белән янаган. Курыккан ир бала өйдән чыгып качарга тырышкан», - диде Галиев.

Шул чакта ир баланы куып тота һәм берничә тапкыр суга, аннары улының кулын бора. Бу вакытта кычкырышкан тавышларны ишетеп хатыны кергән һәм холыксыз ирен туктаткан.

Кулы җитди җәрәхәтләнгән малайны хастаханәгә илтәләр, ә ирне тоткарлыйлар.

Җәмәгать суды ир-атны «Сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салу» һәм «Үтерү белән янау» маддәләре буенча гаепле дип тапкан һәм аңа ел ярымга ирекне чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10