ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Мәскәү татарлары штабы» өлкәннәр өчен спектакль-концертларга походлар оештыра

2 октябрь 2019, 10:06

«Мәскәү татарлары штабы» өлкәннәр өчен спектакль-концертларга походлар оештыра «Мәскәү татарлары штабы» Өлкәннәр көненә багышланган программа әзерләде.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 1 октябрь, Өлкәннәр көне, татар һәм башкорт аксакаллары, шулай ук башкалада яшәүче олы яшьтәге төрки хаклык вәкилләре очрашуын үткәрү белән башланды. Бу хакта «Мәскәү татарлары штабы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оешма ветераннар катнашында очрашулар, спектакль һәм концертларга мәдәни походлар үткәрә. Мисал өчен, «Мәскәү татарлары штабы»нда аксакаллар очрашуы «аш» форматында узды.

Ветераннар каршында Мәскәү өлкәсенең Люберцы округы имам-хатыйбы Али хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул ислам дине нигезләре һәм татарлар арасында дини традицияләрне сакларга кирәклеге хакында сөйләде.

Аксакаллар очрашуы Мәскәү югары уку йортлары каршындагы татар студентлар клубы активистлары катнашында узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10