ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы “Бәрәңге җанашым” бәйрәме турында

30 сентябрь 2019, 17:13

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы “Бәрәңге җанашым” бәйрәме турында “Бәрәңге җанашым” бәйрәме, яки бәрәңге-fest Казанда беренче тапкыр уздырылды.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

"Бәрәңге җанашым” бәйрәмен Казанда беренче тапкыр Г.Тукай әдәби музее оештырды. Бәйрәм Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнгән иде. Чөнки бөек шагыйрь әсәрләрендә бәрәңге образына берничә тапкыр мөрәҗәгать итә.

Видеоблогта бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләрен күреп була: татарча сөйләшүче кытай студентлары, бәрәңгенең төп дошманы - колорадо коңгызы белән бәйле уеннар, бәрәңгедән пешерелгән иң зур ризык - болар барысы да видеода. Яңа чыгарылышта Г.Тукай әдәби музее белән дә танышырга мөмкин.

"Илгиз ил гизә" проектының барлык чыгарылышлары биредә: https://intertat.tatar/ilgiz/.

  • “Илгиз ил гизә” - татар телендәге беренче мәгълүмати-күңел ачу видеоблогы. Ул “Интертат” электрон газетасы тарафыннан гамәлгә куела. Видеоблог авторы һәм алып баручысы - журналист Илгиз Шәкүров.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10