ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның 14 зур җитештерү предприятиесендә хәбәр итү сиреналары яңгыраячак

27 сентябрь 2019, 16:26

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкыннан һәм кунаклардан тынычлыкны саклауны һәм хәбәр итү сигналларын игътибар белән тыңлауны сорый.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 1 һәм 2 октябрьдә, Татарстанның 14 зур җитештерү предприятиесендә бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1 октябрьдә көн дәвамында «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында һәм берничә радиостанциядә телевизион трансляцияләр күчереләчәк. 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр трамвай һәм троллейбусларда ПТV-ТРИОН халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерү узачак.

Шул ук көнне Казанда «ИДИС» хәбәр итү системасының 18 җайланмасы һәм Югары Ослан районында шундый ук 5 җайланма эшли башлаячак. Шул ук вакытта Казанда һәм Татарстанның барлык районнарында телдән хәбәр итү җайланмалары эшли башлаячак.

Шулай ук сишәмбе, 1 октябрьдә, 10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Казан, Чаллы һәм Түбән Камада эре куркыныч җитештерү предприятиеләрендә хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак.

Икенче көнне 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда һәм барлык муниципаль районнарда электросиреналарны тикшерү узачак.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкыннан һәм кунакларыннан хәбәрләрне игътибар белән тыңлауларын һәм тынычлык саклауны сорый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10