ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия аэропортларында тәмәке тарту урыннарын киметергә тәкъдим иттеләр

27 сентябрь 2019, 10:49

«Чиста зона» да ике тәмәке тарту бүлмәсе булырга мөмкин, диләр Федераль ведомствода.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы аэропортларда «чиста зона»да ике тәмәке тарту урыны булдырырга тәкъдим итте. Мондый чикләү федераль министрлыкның һава гаванаьнарына тәмәке тарту урыннарын кире кайтару турындагы закон проектына төзәтмәләрдә бар.

Сүз үтә күренмәле булмаган стеналы булган изоляцияләнгән бүлмәләр турында бара. Биналарны вентиляция системалары белән җиһазландырырга кирәк. Документта тәмәке тартучылар рейска очыш алды тикшерүе узган пассажирларны яки транзит рейсы белән очучылар өчен билгеләнгән зоналарда гына куярга рөхсәт итә.

Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгының тәкъдимнәреннән берсе тәмәке тарту бүлмәләрен тикшерү пунктларыннан һәм пассажирларны утыртуга яки аэропорттан чыгу юлларыннан максималь ераклыкта урнаштырудан гыйбарәт.

Документ 30 августта Хөкүмәт каравына кертелде. 10 сентябрьдә вице-премьер Татьяна Голикова РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына проектны эшләп бетерергә кушты, 1 октябрьдән соң Дәүләт Думасына яңа төзәтмәләр кертеләчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары, аэропортларда тәмәке тарту өчен бүлмәләрне кире кайтару турындагы закон проектын хуплаучы депутатлар тәмәке тарту урыннарын түләүле итәргә тәкъдим итәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10