ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган

26 сентябрь 2019, 19:58 , Фото: соцсети

Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган Юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында такта төягән «КАМАЗ» әйләнеп капланган. Бу хакта һәлакәт шаһитлары социаль челтәрдә хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте Биектау һәм Әтнә районнары чигендә булган.

Фотоларда йөк машинасының түбәсенә әйләнеп каплануы күренә. Юл хәрәкәте чикләнгән. Автомобиль кабинасы яньчелгән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10