ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Илшат Әминов парламентка Юлламаның яңа формасы отышлы булуын әйтте

25 сентябрь 2019, 13:35 , Фото: Султан Исхаков/архив

Илшат Әминов парламентка Юлламаның яңа формасы отышлы булуын әйтте "Үзләре тырышып, уңышка ирешкән кешеләр булуын күрсәтү бик мөһим", - дип саный депутат.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикерен әйтте. Аның яңа формасы отышлы булуын билгеләп узды.

“Миңа формасы ошады. Төрле өлкәләрдә үсешкә, нәтиҗәгә ирешкән кешеләрне – яшьләрне, өлкән буыннарны, династияләрне, олимпиадаларда, Ворлдскиллста җиңүчеләрне чакырганнар. Яңа форма бит бу. Менә карагыз: кеше ничек итеп үз тормышын үзе хәл итә ала, дигән сүз. Үзләре тырышып, уңышка ирешкән кешеләр бар дип күрсәтү. Бу бик мөһим”, - диде Илшат Әминов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул Рөстәм Миңнехановның җанисәп буенча әйткән сүзләренә игътибарны юнәлтте. “Президент бу мәсьәләдә җитдилек, “нечкәлек” кирәк дип әйтте”, - диде. “Татар телен саклау, полилингваль комплексларны булдыру турында сүз дә май кебек ятты, чөнки без татар телен саклау, киләчәк буыннарга тапшыру турында гел уйлыйбыз, - дип белдерде Илшат Әминов.

  • Рөстәм Миңнеханов Юлламада, 2020 елда Бөтенроссия халык саны исәбен алу барышында этник үзенчәлекләр, халыкның милли составы динамикасы мөһимлеген искәртте.
  • “Оештыручылар үз миссияләренең нәзбереклеген исәпкә алырга тиеш. Гражданлык җәмгыяте институтлары, абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр белән киң аңлату эшләре уздыру мөһим. Бу милли чынбарлыкны төгәл чагылдырырга тиеш”, - диде Президент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10