ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте

24 сентябрь 2019, 20:56 , Фото: архив/Михаил Захаров

Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте Республика яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләргә әзер булырга тиеш.

(Чаллы, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли.  Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта  РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР синхрон йөзү федерациясенең попечительлек советы рәисе Ольга Павлова Токиодагы җәйге Олимпиадага әзерләнүгә багышланган ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

«Россиянең берәр төбәге шулкадәр йөзү бассейннары белән мактана аламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә су спорт төрләрен үстерү векторын Татарстанга күчерү ачык», - диде Ольга Павлова.

Әмма, аның сүзләренчә, спорт, тормышның үзе кебек үк, бер урында тормый. Яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләр барлыкка килә. Шуңа күрә республика һәрвакыт әзер булырга тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10