ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең яңа лауреатлары 7 ноябрьдә билгеле була

24 сентябрь 2019, 17:29 , Фото: Михаил Захаров

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең яңа лауреатлары 7 ноябрьдә билгеле була Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ике елга бер мәртәбә өч лауреатка тапшырыла.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел 7 ноябрьдә премьера алдыннан театр әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылачак. Бу хакта бүген Камал театрында яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтте.

Камал театры үзенең күренекле режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә ел саен аның туган көнендә – 7 ноябрьдә премьера чыгара. Быел бу көнгә яшь режиссер Айдар Җаббаров күренекле драматург Александр Володин пьесасы “Санаулы кичләр” спектаклен әзерли.

Марсель Сәлимҗановның 85 еллыгы уңаеннан аның исемен йөрткән Актерлар йортында Хәтер кичәсе узачак. “Аны белә, хәтерли торган кешеләрне җыеп искә алу кичәсе уздырабыз”, - диде Фәрит Бикчәнтәев. Ул Горький музеенда Марсель Сәлимҗановка багышланган күргәзмә ачылачагы турында да хәбәр итте.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ике елга бер мәртәбә өч лауреатка тапшырыла. Әлеге премия белән иҗат коллективлары һәм хезмәткәрләр бүләкләнә.

  • 2015 елда премиягә Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрданов, Түбән Кама Татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев лаек булды. 2017 елда премия  Минзәлә татар Дәүләт театры директоры Роберт Шәймәрдановка, Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры коллективына һәм вафатыннан соң драматург Ризван Хәмидкә бирелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10