ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

24 сентябрь 2019, 11:25 , Фото: tatarstan.ru

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде Татарстан Президенты республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләү турындагы указга кул куйды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев ведомствоның яңа башлыгы булды. Бу хакта Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.

  • Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туа, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли.
  • 2006-2008 елларда массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була.
  • 2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры булып эшли.
  • 2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10