ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ТАССР юстиция министры исемен ул эшләгән бинада мемориаль такта мәңгеләштерәчәк

24 сентябрь 2019, 10:24

Әнәс Таҗетдинов хөрмәтенә мемориаль тактаны Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә бинасында урнаштырачаклар.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). ТАССР юстиция министры, ТАССРның атказанган юристы Әнәс Таҗетдинов истәлегенә мемориаль тактаны Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә бинасында урнаштырачаклар. Тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.

“ТАССР юстиция министры Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов истәлеген мәңгеләштерү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итү турында карар бирә", - диелә карарда.

Истәлек тактасында ТАССР юстиция министрының бу бинада 16 ел — 1971 елдан алып 1987 елга кадәр эшләве турында хәбәр ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10