ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан язучысы Наилә Ахунованың әкияте Норвегия театрында куелган

24 сентябрь 2019, 10:10 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казан язучысы Наилә Ахунованың әкияте Норвегия театрында куелган Рус телендә иҗат итүче шагыйрә Наилә Ахунова – татар халык шагыйре Гариф Ахуновның кызы.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Наилә Ахунованың «Здравствуй, Ёжик! или Сами с усами» әкият-пьесасы Норвегиянең һәвәскәр театрларының берсендә куелган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы үзе хәбәр итте.

«Пьеса 15 ел элек язылган иде. Ул «Әкият» татар дәүләт курчак театрында озак кына барды. Аннары аны Россиянең төрле шәһәрләрендә балалар театр студияләре куя башлады. Смоленскидан алып Саранскига кадәр төрле җирләрдә куелуы турында хәбәрләр килеп торды. Белоруссиянең берничә шәһәрендә куелды», - ди Наилә Ахунова.

Быел «Здравствуй, Ёжик!или Сами с усами» әкияте "АлПар" Яшел Үзән балалар театр студиясендә куелган.

Наилә Ахунова әсәрнең популярлыгын аның төрле интернет-сайтларда урнаштырылуына бәйләп аңлата. “Әкиятне зур "Стихи.ру" порталындагы минем авторлык битемнән дә табарга була. анда минем 177 000 укучым теркәлеп минем әсәрләремне укыган”, - ди автор.

“Мөгаен Норвегиянең Ставангер шәһәрендәге һәвәскәр театр студиясе дә минем пьесамны интернеттан тапкандыр. Мин үземнең сәяхәтче Керпемнең Норвегиягә барып җитә алуына бик шатмын”, - ди Наилә Ахунова.

  • Рус телендә иҗат итүче шагыйрә Наилә Ахунова – татар халык шагыйре Гариф Ахуновның кызы, балалар язучысы, тәрҗемәче Борис Вайнерның тормыш иптәше. Казанда яши.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10