ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россия Тикшерү комитеты балалар еш югала торган төбәкләрне атады

23 сентябрь 2019, 21:44

Балалар Мәскәү, Свердловск, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Красноярск һәм Ставрополь крайларында аеруча күп югала.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты илдә балалар еш югала торган төбәкләрне атады. Балалар Мәскәү, Свердловск, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Красноярск һәм Ставрополь крайларында аеруча күп югала. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Югалган балигъ булмаган балаларны эзләү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар яңгырады. Киңәшмәне Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үткәрде.

«Эзләнүдә булган балигъ булмаганнар арасында иң күбесе Мәскәү, Свердловск, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Красноярск һәм Ставрополь крайларында яши», - диде Петренко.

«Киңәшмәдә китерелгән мәгълүмат буенча, балигъ булмаганнар югалуының төп сәбәбе социаль учреждениеләрдә балаларга тиешле контроль булмау, гаилә әгъзалары арасында конфликтлы мөнәсәбәтләр, ата-аналарның асоциаль тәртибе, балалар белән рәхимсез мөгамәлә, тормыш шартларының начар булуы һәм башкалар тора», - диде Петренко.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10